Энтомология | |
Исем | entomology |
---|---|
Өйрәнелгән тармак | Бөҗәкләр |
Энтомология Викиҗыентыкта |
Энтомология (гр. entoma бөҗәк + logos сүз, тәгълимат) — зоологиянең бөҗәкләрне һәм аларның табигатьтәге ролен өйрәнә торган бүлеге.
Энтомологиянең фән буларак колачы бик киң, чөнки аның өйрәнү объекты булып 1 млн нан күбрәк төр бөҗәк исәпләнә. Алар арасында үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешегә зарар китерә торган төрләр дә бар. Әмма шулай да бөҗәкләрнең табигатьтәге файдасы урман һәм а.х.на китергән зыяныннан күбрәк дип әйтергә тулы нигез бар. Бөҗәкләр—чәчәкле үсемлекләрне бердәнбер диярлек серкәләндерүчеләр. Зарарлы (корткыч) һәм файдалы бөҗәкләрнең күпчелек төрләре — күпләгән умырткалы хайваннарның мөһим туклану чыганагы. Туфрак ясалу процессларында, үлгән организмнарны файдалануда (санитария функциясе) бөҗәкләрнең әһәмияте бик тә зур.